Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

БДБ илләренең беренче уеннарына волонтерлардан гаризалар кабул ителә

Бүген БДБ илләренең беренче уеннарына волонтерлыкка кандидатлар өчен гаризалар кабул итү башланып китте. Ачу тантанасы ТР Халыклар дуслыгы йортында узды.

ТР Иҗади яшьләр академиясе президенты Александр Карпов  белдергәнчә, программа бик киң һәм бай булачак.

Казаннан килгән волонтерларны Универсиада авылында урнаштырырга  уйлаганнар.

Уеннарда 16 яшьтән өлкәнрәкләр булган һәр кеше волонтерлыкка гариза бирә ала. Катнашучы һәр илдән 15 әр волонтер киләчәк. Аларның һәрберсе  үз илләренең спортчыларына бәйле була.

БДБ илләренең беренче уеннарында 14-23 яшьлек 2500 кә якын спортчы катнашачак. Казанның 16 объектында 21 спорт төре буенча ярышлар уза һәм 230 комплект медаль уйнатыла.

Ярышлар Казанда 20-27 августта узачак һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса