Әлмәт таңнары

Белешмәсез йөрергә була

12 яшьтән зуррак россиялеләр бассейнга белешмәләрсез генә йөри алачак.

Бу хактагы карарны РФ Югары суды кчыгарды, дип хәбәр итә  «Известия».

Яңалыкның инициаторы - Роспотребнадзор идарәсе. Ведомствода  шәһәрдә эпидемиология  ситуация бозылу күзәтелмәгән очракта өлкән яшьтәге кешегә белешмә бирү мәҗбүри түгел, дип тәкъдим иттеләр.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте фикеренчә, белешмәләрнең таләбе кулланучылар хокукларын бозу булып тора, чөнки бу кешегә өстәмә бурычлар йөкли.

 Бассейн җитәкчеләре исә әлеге яңалыкка каршы чыкты. Алар табиблар бәяләмәсеннән башка авырулар таралу куркынычын расларга тырышсалар да, барлык инстанция судлары тикшерүчеләр позициясен хуплады.

Фото:https://pixabay.com/ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: