Әлмәт таңнары

Банктан миллионнар урлаган хатын ун елдан соң тотылган

Татарстанда туган һәм инде мәрхүм дип исәпләнгән Роза Әгъләмҗанованы Петербургта тотканнар

Аны ун ел элек Казан банкыннан 11 миллион сум урлауда шикләнеп эзләгәннәр.

Җинаять 2009 елда кылына. Кассир булып эшләүче Роза банктан 11,4 миллион сум акчаны бернинди каршылыксыз алып чыгып китә. Шуннан соң ул банкта башка күренми инде.

Роза Әгъләмҗанованың фотоларын мөмкин булган бөтен урынга тараталар, ләкин бу хатын хокук сакчыларыннан кача.

2010 елда банк суд аша Роза Әгъләмҗанованы хәбәрсез югалган яки үлгән дип танытуга ирешә. Полициядә дә бу хатын вафат булган дип фаразлыйлар. Хокук саклаучылар Розаның җинаятьчел төркемдә катнашкан ир-атның дус хатыны булуын белә. Шуңа күрә бу хатынны үтергәннәр, дип уйлыйлар.

Петербургта Әгъләмҗанованы ювелир салоннарын талау сериясендә катнашуда шикләнеп тоткарлыйлар. Соңрак аның шәхесе ачыклана. Роза Петербургта чит кеше паспорты белән яшәгән.

24 яшьлек Роза Әгъләмҗанова 2009 елда Казандагы Райффайзен банкында кассир булып эшләгән һәм 11,4 миллион сум урлаган. Эчке эшләр министрлыгы базасында Розаның фотосы 2009 елның августында барлыкка килгән. Быел 18 октябрьдә Петербургта суд карары буенча Розаны кулга алганнар. "Портреты һәр коймада эленеп торса да, Розаны ун ел эзләделәр", дип хәбәр итте "Фонтанка" сайты.

Банктан акча урлаганнан соң Роза, алты яшьлек кызын алып, Илдар исемле ир-атка - җинаятьчел төркем әгъзасына ияреп, Казаннан чыгып киткән. Илдарны 2014 елда Ленинград өлкәсендә тоткарлаганнар. Ул почтальоннарга һөҗүм иткән һәм талаган. Шул чакта яраланган һәм качып котыла алмаган. 2015 елда Илдарны 13 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр, дип яза сайт.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: