Әлмәт таңнары

Баласын рульгә утырткан хатынны полициягә чакырталар

Чаллыда яшәүче Агина Алтынбаеваны балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышына чакырырга ниятлиләр. Ул узган ялларда интернетка урнаштырган роликны күреп, бөтен халык шаккатты. Бу роликта хатынның 6 яшьлек малае сәгатенә 130 километр тизлек белән машинада җилдерә.

"Башта хатын-кыз белән ЮХХДИ хезмәткәрләре аралашачак, арытаба Алтынбаеваны балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә чакыру мәсьәләсен караячакбыз", - ди Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина.
Агина Алтынбаеваның 6 яшьлек малаен руль артына утыртып, сәгатенә 130 километр тизлек белән барырга рөхсәт итүе - бернинди калыпларга да сыймас хәл. Бу шундый беренче генә очрак түгел – апрель аенда Алтынбаева күкрәк баласын кулына тоткан килеш машина белән идарә иткән. Ул аны да видеога төшереп, социаль челтәргә урнаштырды. Дәүләт автоинспекторлары әлеге уңайдан тикшерү үткәрергә һәм күпбалалы ананың гамәлләренә хокукый бәя бирергә ниятли. Аның нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.

Фото: Социаль челтәрләрдән.

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: