Әлмәт таңнары

БАЛАСЫН ТАНЫМАГАН...

Әти кеше чит баланы алып киткән Балалар бакчасында бу ир килүгә бер генә бала калган булган. Өйгә буш кул кайтып булмый бит инде...

Коми Республикасында яшәүче бер ир балалар бакчасыннан чит кешенең баласын алып киткән. Бу хәл 8 майда Усть-Вымский районының Жешарт поселогында була.
Кызын балалар бакчасыннан алырга дип барган ир, мәйданчыкта уйнап йөргән икенче кызны җитәкләп, өенә алып китә. Кайтып җитәр алдыннан гына кечкенә кыз үзенең бу йортта яшәмәвен әйтә. Теге ир шул вакытта гына башка кеше баласын алып китүен аңлый һәм кире илтеп куя.

Соңыннан беленүенчә, кичке якта бакчада балалар белән рәсем дәресе укытучысы кала, ә ул аларның әти-әниләрен яхшылап танымый. Алып киткән кызны эзләргә чыгарга да өлгермиләр, чит әти аны җилтерәтеп китереп тә җиткерә. Бу вакытта бакчага аның әнисе дә килгән була. Шунда гына ирнең үз кызын картәнисе иртәрәк алганлыгы ачыклана.
Полиция хезмәткәрләре ирнең ап-айнык булуын ачыклый. Бахыр әти үзенең хатасын кызларның нык охшаш булуына сылтый...
Анекдотлар шулай туадыр инде, күрәсең...

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: