Әлмәт таңнары

Балаларның агулану сәбәбе билгеле булды

Казанда 30дан артык яшь спортчы агуланган иде.

Казанга футбол ярышларына килгән 30дан артык баланың агулануы турында язган идек инде. Табиблар яшь спортчыларга норовирус инфекциясе диагнозын куйганлыгы билгеле булды. Бу хакта Татарстан буенча “Роспотребнадзор” идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. —Дәваханәгә мөрәҗәгать иткән алты балада норовирус ачыкланган. Табиблар ярышларда катнашучыларны күзәтүне дәвам итә, – ди ведомствоның матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева.
Яшь спортчылар дәваханәгә озатылганнан соң, “Роспотребнадзор” идарәсе “Кристалл” кунакханәсе ресторанын вакытлыча япкан. Кунакханәдә дезинфекция үткәрелгән. Анда лаборатор тикшерүләр дәвам итә.
Алдан хәбәр ителгәнчә, Казанга килгән яшь спортчылар ресторанда тукланганнан соң, эч авыртуга, косуга зарлана. Аларның алтысын дәваханәгә озаталар.
Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: