Әлмәт таңнары

Балалар клублары «Безнең ишегалды-күршелек территориясе» бәйгесенә кушыла

8 август көнне Казанның «Бәхетле балачак» скверында «Пазлы», «Алиса», «Лимонад», «Арабеска» һәм «Иволга» балалар клубларында тәрбияләнүчеләр бергәләп рәсем ясарга җыелдылар.

Балалар үз рәсемнәрен хәзер бөтен республика буенча уза торган «Безнең ишегалды – күршелек территориясе» бәйгесенә җибәрергә карар кылдылар. Бәйгенеңң максаты - йорт яны территорияләрен ремонтлау буенча зур республика программасын тормышка ашыру алдыннан Татарстан ишегалды стандартын булдырырга ярдәм итү.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хөкүмәткә ишегалларын төзекләндерү һәм ремонтлау программасын әзерләргә кушты. Бер үк вакытта ул халык белән Татарстан ишегалды стандарты проекты буенча фикер алышырга кушты.

Өлкәннәр  парковка, юллар һәм чүп-чарны аерым җыю турында сөйләшкән дискуссиягә яшүсмерләр һәм балалар да кушылдылар. Татарстанда иҗтимагый берләшмәләр төркеме инициативасы белән «Безнең ишегалды – күршелек территориясе» иҗади бәйге старт алды. Анда барлык теләүчеләр дә катнаша ала. «Рәсем», «Фотография», «Видеоролик» номинацияләре. Эшләрнең темасы - туган ишегалдының тормышы, күрше подъездда яшәүче яхшы күршеләр һәм танылган кешеләр, Татарстанның идеаль ишегалды ничек күренә алуы турында язмалар булырга мөмкин.

- Әлбәттә, бәйгедә төп катнашучылар - балалар. «Безнең ишегалды-күршелек территориясе» конкурсы да аларның фикерләрен Татарстан ишегалды стандарты проектында исәпкә алырга, ишегалларын яшүсмерләр күзлегеннән күрергә мөмкинлек бирәчәк, – дип билгеләп үтә «Подросток» муниципаль учреждениесенең «Лимонад» локациясе җитәкчесе Наталия Мамаева.

8 август көнне Казанның «Бәхетле балачак – бәхетле балачак» скверында «Лимонад», «Арабески», «Иволга», «Алиса» һәм «Пазлы» яшүсмерләр клублары саф һавада иҗат белән шөгыльләнү өчен җыелдылар. Ильяна исемле кызчык мәсәлән,«минем ишегалдында таганнар күбрәк булсын иде. Чөнки хәзер шуышу өчен еш көтәргә кирәк. Таганда чират җыела. Таганнар күбрәк булса яхшы булыр иде»  дип билгеләп үтте.

Барлык эшләрнк оештыручылар фотога төшерделәр. Рәсемнәр бәйге почтасына җибәрелә NACHDVOR.RT@YANDEX.RU ә эшләр үзләре балаларда кала:

– Республика көнендә безнең тәрбияләнүчеләр күршеләренә бу рәсемнәрне һәм открыткаларны бүләк итәчәк, - дип билгеләп үтте «Пазлы» клубы җитәкчесе Жанна Гаецкая.

Бу көннәрдә балалар клублары бөтен республика буенча иҗади бәйгесенә кушыла – чөнки ишегалларны ремонтлау буенча республика программасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә узачак.

- Балаларга сүз бирү дөрес, - дип саный «Гаилә канаты астында» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Изольда Жуйкова. – Бу ишегалды стандартында яшь яшәүчеләрнең фикерен исәпкә алу гына түгел, аларда ишегалды иминлеге халыктан торуын аңлау да тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: