Әлмәт таңнары

Әлмәт балалары авыруларны савыктыра

13 март көнне Әлмәтнең 3 нче музыка мәктәбе укучылары «Сәламәтлек» санаторий-профилакториясендә ял итүче пациентлар һәм хезмәткәрләр өчен зур концерт оештырды.

Бу көнне сәхнәдән классик, заманча, җырлар, төрле стиль һәм жанрдагы әсәрләр яңгырады.   Тамашачы музыка һәм хореография бүлекләрендә белем алучы һәрбер укычының, иҗат коллективларының чыгышларын бик  җылы кабул итте.

- Балаларның чыгышлары безгә  шатлык, күтәренке кәеф һәм кечкенә артистлар кебек кешеләргә җылылык өләшү теләге бүләк итте, -дип тәэсирләре белән уртаклашты «Сәламәтлек» санаторий-профилакториясендә ял итүче Иван Никифиров.  

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: