Әлмәт таңнары

Бала үлемендә гаепле тотылды

Сигез яшьлек кызны үлемгә китереп җиткергән бәндә тотылган.

Мәрхүмәнең әнисе очраклы рәвештә икенче сыйныфта укучы кызының өлкән яшьтәге ир-ат белән яшерен аноним чатта хат алышуына юлыга. Әнисе кызын тиргәми, ләкин бала шулкадәр хурлана, йөрәгенә якын ала ки, югары кат тәрәзәсеннән сикереп, гомерен кыя.
Чаттагы әңгәмәдәшнең кем икәнен Мәскәүнең Төньяк округы эчке эшләр идарәсе оперативниклары тиз арада ачыклаган. Ул башкала янындагы Наро-Фоминск районы кешесе булып чыга. Аңа 21 яшь, гаиләдә бердәнбер бала, әтисе Федераль иминлек хезмәтендә эшли. Әти-әниләре раслаганча, аның беркайчан да мондый кылыклары сизелмәгән, еш кына кунакка аның йөргән кызы килгән.

Егетнең дуслары да аптырый. Ул сөйкемле егет. Уку елларында ук танышу сайтларында теркәлгән, анда ачыктан-ачык фотосурәтләр урнаштырган. Иптәшләре егетнең чаттагы әңгәмәдәшенең яше турында белмәгән дип исәпли. Хәер, фотолар буенча аларны бала җибәрүен бик җиңел аңларга була.

Җинаять эше "сексуаль характердагы көчләү гамәлләре" мәддәсе буенча кузгатылган.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: