Әлмәт таңнары

Аю МӘЕТНЕ казып чыгарып, үзе белән алып китә

Хабаровск краенда аю зиратта яңа кабердән мәетне казып чыгарып, үзе белән алып киткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәл булган урынга полиция хезмәткәрләре, кинолог һәм аучы килеп җитә. Алар аюның эзләрен һәм каберне табалар. Мәрхүмнең җәсәден әлегә тапмаганнар.

Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. Аюны табып атып үтерәләр. Моның өчен белгечләрнең хайванны юк итүгә рөхсәте булган.

Фото:https://pixabay.com/ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: