Әлмәт таңнары

Айгөл Фазыйлованың улы әнисе белән хушлашырга өлгергән

Бүген яман шештән вафат булган Айгөл Фазыйлованы туган ягы – Татарстанның Әлки районында җирләячәкләр.

Яман шеш авыруыннан вафат булган Айгөл Фазыйлованың улы – Әмир әнисе белән хушлашырга өлгергән. Бу хакта Казан хосписының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә психолог таләбе буенча Айгөл янына улы килгән иде. Алар саубуллаштылар. Табиблар һәм хоспис хезмәткәрләре янәшә иде, китүне һәм авыртуны җиңеләйтү өчен барысын да эшләделәр», - дип сөйләде Казан хосписының матбугат сәркатибе Наталья Лукина.

Бүген Айгөлнең туганнары аны туган ягы Татарстанның Әлки районына җирләргә алып кайтып китте. Аның икетуган апасы сүзләренчә, малай Айгөлнең әнисенең апасы белән яшәячәк.

«Опека малайны Айгөлнең апасына вакытлыча тапшырган. Бала әлегә аның белән яшәячәк. Безгә башка мәгълүмат килмәде», - диде Фәридә Садретдинова.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә,бүгентөнлә Айгөл Фазыйлова хосписта вафат булган. Аңа дүртенче стадия рак диагнозы куелган, ул берничә операция кичергән.

Фото: Солтан Исхаков/архив

 https://tatar-inform.tatar/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: