Әлмәт таңнары

Айдар Галимовның кызы кемне көтә?

Айдар Галимовның кызы кемне көтә?

Ул икенчегә кыз табачагын язган. Әмма исем әле сайламаганнар, хатын-кыз исемнәрен комментарийларда языгызчы, дип сораган ул Инстаграм битендә.
«Ярар, ярар, өченчесен дә алып кайтасызмы?», «Ирең борчылгандыр!», «Ну, монысы тәгаен дөресме? Врачлар да ялгыша бит…» Очрашуда танышларымнан: «Сез кемне көтәсез?» — дигән сорауга җавап биргәндә ишеткәннәрем шул.

Әйе, без тагын бер кыз көтәбез. Күпләрдән аермалы буларак, моңа бик шат булдык. Унберенче атнада ук белдек, шуннан бирле УЗИ раслап кына килде.

Бу уңайдан мине иремнең фикере генә кызыксындырды. Артурдан, кәефең төштеме, дип сорагач, һәрвакыттагыча, «Артур» стилендәге җавапны ишеттем: «Мин бу хакта бөтенләй уйламадым да, бала бала инде ул, иң мөһиме - сәламәт булсын». Монда мин аның белән йөз процентка килешәм. Өстәвенә, безнең инде иң матур кызыбыз бар!

Без әле исемне ахыргача билгеләмәдек, шуңа күрә сез яраткан хатын-кыз исемнәрен язсагыз, бик рәхмәтле булачакмын. «Гугл»лардан эзләргә көчем җитми», — дигән Гүзәл.

 

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: