Әлмәт таңнары

Айдар Галимовка: "Картая белмәгән карт ишәк кебек"

Айдар Галимовка әллә чынлап, әллә шаяртып: "Картая белмәгән карт ишәк кебек булдыгыз инде, кияү белән яшьтәш кебек тора" дигән сүзләр язып калдырганнар.

Мондый комментарийга җырчының инстаграмда урнаштырган фотосы сәбәпче булган. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, фотода Айдар Галимов үзенең кияве беләФн төшкән.   "Кызлар үзенә тормыш иптәшен әтиләренә охшатып сайлый, диләр. Холыкларда уртаклык бар, ә тышкы кыяфәт турында сездән сорыйм. Артур белән без аз булса да охшашканбызмы икән?" - дип сорый ул.   "Юк шул, охшамагансыз, күңелләрегез бердер" "Улыгыз кебек!" "Борыннарыгыз бертөрле" "Киявегез сездән өлкәнрәк күренә" "Сез яшьрәк күренәсез" "Суйган да каплаган!"  дип яза укучылар.

Фото: Рамиль Гали,архив

https://matbugat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: