Әлмәт таңнары

Авыру укучылар өчен аерым меню кертмәкчеләр

Бүген Россиядә 42 мең бала шикәр авыруыннан җәфалана.

Мәктәптә туклану ике төрдә булырга тиеш — сәламәт укучылар һәм диабет белән авыручылар өчен. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова белдерде.
Бу эшне башкарып чыгу берничә ведомствога: “Роспотребнадзор”га, Мәгариф һәм Сәламәтлек саклау министрлыкларына йөкләтелде. Алар диабет белән авыручы укучыларны тукландыру буенча аерым киңәшләр әзерләргә тиеш. Бу эшне 1 августка кадәр төгәлләргә кушылды.

Бүген Россиядә 42 меңнән артык бала диабет белән авырый. Галимнәр белдерүенчә, икенче тип диабетны махсус диета белән дәвалап була.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: