Әлмәт таңнары

Авырлы хатынны эт талап үтергән

Үзенең этләреме, әллә аучыларныкымы, монысы тикшерү нәтиҗәләреннән билгеле булачак.

Франция урманнарының берсендә булган бу хәл. Элиза Пиларски этләрен йөртергә шунда барган. Фаҗигагә тарыр алдыннан “миңа чит этләр өере һөҗүм итәргә уйлый”, дип үзенең танышына шалтыратып өлгергән. Ул фаҗига булган урынны Элизаның ярсып өргән эте тавышыннан барып тапкан. Ашыгып килүенә карамастан, Элиза аяк-куллары, башы таланудан һәлак булган. Табиблар әйтүенчә, алты айлык авырлы Элиза күпләп кан югалтудан үлгән. Полиция тикшерү үткәрә. Шул тирәдәге 93 ау этенең ДНКсын тикшерү өчен анализлар алынган. Шулай ук Элизаның этләреннән дә.

https://kiziltan.rbsmi.ru

Фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: