Әлмәт таңнары

Авылны яхшы якка үзгәртү мөмкинлеге

Әлмәт районында үзара салым буенча җыеннар бара. Халыкка үз фикерен әйтү өчен бу отышлы мөмкинлек. Шулай ук алар үзара салым акчасының күләмен дә билгели.

Яшьләр бистәсендә җыеннар берничә этапта уза. Тавыш бирүдә барлыгы 347 кеше катнаша. Халык очрашуда ике мәсьәләне хәл итәргә җыена: ничә сумнан җыярга һәм аны нәрсәгә тотарга.

- Быел без бистәдә су скважинасын торгызу буенча эшләрне дәвам итәргә телибез. Фикер алышу барышында бәяне 200 дән 300 сумга кадәр күтәрергә дип килештек, - ди Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Артем Веретенцев.

Авыл җирлеге әлеге программада 2014 елдан башлап катнаша. Әлеге дәвердә җыелган акчаларга зират коймасы төзекләндерелгән, 10 км озынлыгындагы юлга вак таш салынган. Мәгълүм булганча, һәр җыелган бер сумга республика бюджетыннан тагын дүрт сум өстәлә. Мисал өчен узган ел җирлектә җыелган 98 мең сум акча дәүләт ярдәме өстәлгәч, ярты миллионга кадәр җиткән. Аны Яшьләр бистәсе белән Дербедень авылына бүлеп файдаланганнар. Соңгысында быел акчаларны юлларны ремонтлауга тотарга җыеналар.

- Үзара салым бар яклап та отышлы. Бер генә банк та бер сумга дүрт сум өстәми. Авыл халкы өчен бу бик файдалы программа, - дип саный Нияз Гулумов, һәм ул хаклы.

Иске Михайловка авыл җирлегенең Юкәле авылында халык үзара салым акчаларын кышын һәм җәен юлларны карап тотуга юнәлдерәчәк. Фикер алышуда алар бөтен авыл белән катнаштылар - нибары 30 кеше. Халык саны биредә аз булганга, быел үзара салым акчасын 500 сумга кадәр күтәрергә дигән уртак карарга килделәр. Нәтиҗәдә 15 мең сум акча җыелачак. Республика бюджетыннан өстәлгәч, ул 75 мең сум тәшкил итәргә тиеш. Узган елларда да Юкәле халкы программада актив катнашкан. Шул рәвешле җирлектә урамга яктырткычлар куелган, чокырлы юллар, суүткәргеч ремонтланган.

Халык җыенда 2021 елга да планнар корып куйды – авылда балалар мәйданчыгы булуын телиләр. Юкәледә алар саны -10 лап. Тагын бер проблема – иң якын урнашкан мәктәпкә бару өчен юл юклыгы. Шуңа да мәктәп автобусы авылны урап уза. Әмма үзара салым акчасы белән генә аны хәл итү мөмкин түгел. Бу уңайдан берәр программага эләгү уе белән яна юкәлеләр.

Фото:архив/"Әлмәт таңнары"

Гөлназ МОСТАФИНА әзерләде

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: