Әлмәт таңнары

Авыл советы хезмәткәре штрафка тартылды

Әлмәт шәһәр суды авыл советы хезмәткәрен 7 мең сумга штрафка тарткан.

Узган елның май аенда хөкем ителүче янына аның танышы килеп, хуҗалык кенәгәсеннән 1998 елда җир кишәрлеге бүлеп бирү турындагы өземтәне бирүне сорый. Янәсе, ул  җир турындагы документларны югалткан. Гаепләнүче ялган документларны ясый. Шулай ук торак йорт төзелеше өчен 800 квадрат метрлы җир участогы бүлеп бирү турында ялган өземтә дә әзерли.

Әлеге документлар нигезендә аның танышы районның бер торак пунктында участок хуҗасы була. Чынлыкта исә, җир Әлмәт районы милкендә булган.

Суд әлеге ханымны гаепле дип таный. Прокурор тикшерүеннән соң ул үз теләге белән эштән киткән.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: