Әлмәт таңнары

Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды

Тукай районында республиканың 14 районыннан район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре катнашындагы авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.

Фермерлар белән очрашу – агымдагы елның август аенда узган зона киңәшмәләре сериясендә йомгаклау очрашуы булды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, мондый аралашу форматы авыл халкының проблемалары, шәхси хуҗалыкларны үстерүдә кыенлыклар турында фикер алышырга һәм дәүләт ярдәме чараларын исәпкә алып, аларны хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Быел семинарлар кысаларында яңа эш башлаучы фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына Агростартап грант ярдәме күрсәтү проекты эшли башлады. Моннан тыш, «Авыл хуҗалыгына гамәли биотехнология» халыкара фәнни-җитештерү кластерын булдыру турында меморандумга кул куелды.

Тукай районы очрашу уздыру өчен очраклы гына сайланмаган. Район – республикада тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча лидер булып тора. Аның өлешенә авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм КФХлар буенча гына да гомуми күләмнең 15% ы туры килә. Район фермерлары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре 39% тан артык кош ите һәм 61% дуңгыз ите җитештерәләр.

«Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме җитәрлек дәрәҗәдә зур булса да, мондый очрашуларның актуальлеге кимеми, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, пленар утырышны ачып, - әйе, бүген авыл хуҗалыгы җитештерүе күләменең 54% ы шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм шәхси хуҗалыклар өлешенә туры килә, әмма үсеш резервлары да зур».

Республика парламенты башлыгы сүзләренчә, районнарда хәзер авыл хуҗалыгы җитештерүе белән бәйле сәнәгать мәйданчыклары актив үсә бара. "Без авыл кешесе өчен булдыра алган кадәр, барысын да эшләргә тиеш, - диде ул, - өстәвенә, хәзер, милли проектларны гамәлгә ашыру кысаларында. Бу проектлар һәм программалар һәр авылга барып җитсен иде».

Ел саен республикада кече хуҗалык рәвешләренә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, КФХларга, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итүгә 2 млрд. сумнан артык акча юнәлдерелә, шул исәптән 1,4 млрд.сум - грант ярдәме һәм 566 млн. сум-шәхси ярдәмче хуҗалыкларның төрле субсидияләре. Узган елда ярдәм ярты миллиард сумнан артып киткән. Нәтиҗәдә, терлекчелек продукциясен сатудан кергән акча кереме 30% ка диярлек арткан. 5 ел эчендә 1800дән артык мини-ферма төзелгән, шул исәптән 257се - быел.

Фермер хуҗалыклары елсаен продукция күләмен 15-20% ка арттыра. «Әгәр ике дистә ел элек терлекчелек белән һәр 15 нче фермер гына шөгыльләнгән булса, хәзер аларның яртысыннан артыгы шөгыльләнә, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, – грант программалары ярдәмендә барлык төр терлекләрнең баш саны ике тапкырга артты (дуңгызчылыктан тыш), кош-кортлар - өч тапкыр диярлек, терлекчелек продукциясен реализацияләүдән акчалата керем өч тапкырга артты, быел 30 процентка якын үсеш белән барабыз».

Быел конкурслар узды, грантларны 135 КФХ алды. Игълан ителгән проектлар нигезендә, сыерларның баш санын 2,4 меңгә, мөгезле эре терлек, кош-корт санын 1,5 млн. баштан арттыру планлаштырыла. Өстәмә рәвештә 340 эш урыны булдырылачак. Марат Әхмәтов ассызыклаганча, бүген халык продукциясен сатуны оештыру, кооперативларны үстерү буенча эшне шактый көчәйтергә кирәк. Бу юнәлештә беренче адымнар ясалган. Федераль программа буенча 88 млн.сумлык 4 кооператив грант алды, конкурсның икенче этабы бара. Икенче ел яңа эш башлаучы кооперативларга ярдәм итү буенча республика программасы эшли. Быел грантларны 75 млн. сумга 16 кооператив отты.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: