Әлмәт таңнары

Автобуслар тикшерү үтте

17 май көнне 17.00 дән алып 18.00 сәгатькә кадәр Әлмәттә автоинспекторлар тарафыннан “Автобус” профилактик чарасы уздырылды.

Бу юлы ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт чарасы белән идарә итүчедә тиешле документлар булуына, рейска чыгу алдыннан уза торган медицина тикшерүенең оештырылганлыгына һәм автобусларның техник торышы тикшерелгән булуына игьтибар  итте.

Операция барышында 47 кә якын машина йөртүче тикшерелде. Шуларның алтысында  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу күзәтелә: авария тукталышы билгесен куллану кагыйдәләрен бозу (1 очрак), куркынычсызлык каешы каптырылмау (3 очрак), төзек булмаган транспорт чарасы белән идарә итү (1 очрак), транспорт чарасы белән техник контроль чараларыннан башка идарә итү (1 очрак).

Фото: Әлмәт ЮХИДИ бүлеге

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: