Әлмәт таңнары

Ашказанында сыра барлыкка килгән...

Үзен һәрвакыт исерек тойган ир, ниһаять, айныган...

АКШның полиция хезмәткәрләре руль артына эчкән килеш утырган ирне туктаткан. Ир үзенең эчмәгәнлеген әйткән. Моңа ышанмаган хокук сакчылары ирне медицина тикшерүе үтәргә мәҗбүр иткән. Водительнең канында күп кенә спирт булуы ачыклана. Ир һаман эчмәгәнлеген исбатларга тырыша.

Соңрак табиблар ирнең ашказанын тикшерә. Нәтиҗәдә, ирнең ашказанында чүпрә барлыгы билгеле була. Ә ул, үз чиратында, күп углеводлы азык-төлектән сыра чыгарган булган.
Табиблар ирне дәвалаган. Хәзер инде аны туганнары да "эчкече" итеп күрми икән.

Фото: Лента.ру

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: