Әлмәт таңнары

Ашап ... акча эшли

100 килолы кыз ашау өчен эшен ташлаган.

Лондонда яшәүче 22 яшьлек Чарн Роули камера алдында ашау һәм роликларны YouTube каналында урнаштыру өчен эшен ташлаган.Кыз шулай күп ашап акча эшләргә өметләнә. Бер ашаганда ул 5,5 меңгә якын калорияне ашарга мөмкин, ә киләчәктә аны 10 мең калориягә җиткерергә планлаштыра. Камера каршында Роули Макдональдс, кытай ашлары һәм пицца ашый.

Кызның авырлыгы — 101,6 килограмм һәм тагын да артмас өчен атнага дүрт тапкыр спортзалга йөри. Аның сүзләренә караганда, кызның туклану эфирларын 40 меңгә кадәр кеше күзәтә. Арада блогерны юан дип атаучылар да бар, тик ул аларга игътибар итмәскә тырыша.

Роули әнисе белән яши. Бердәнбер якын кешесе аның шөгылен хуплый һәм ул өйләренә ризык ташуга да күнеккән инде.
Кешеләр ашаганын төшергән видеолар “мокпан” яки “мукбанг” дип йөртелә. Бу күренеш Көньяк Кореяда барлыкка килгән. Еш кына блогерлар янында микрофоннар тора, алар ашаган вакытта бөтен тавышларны да яздырып бара.

Фото:https://pixabay.com/

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: