Әлмәт таңнары

Ана кеше улына алимент түләүдән баш тарткан

Әлмәтле улы өчен үзенә карата җинаять эше кузгатылганчы алимент акчасын түләмәгән.

Суд карары буенча 36 яшьлек хатын баланы караган өчен алимент түләргә тиеш булган. Ләкин карар үтәлми һәм әлмәтлегә карата бурычны түләттерү буенча башкарма эш кузгатыла. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәтеидарәсенең гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.

Нәтиҗәдә, аны җинаять җаваплылыгына тартканнар. Бары тик шунан соң гына хатын-кыз улы алдында булган 300 мең сумлык бурычын барып түли.

Фото:https://pixabay.com/ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: