Әлмәт таңнары

Һаман балконда тартасызмы? Акчагызны әзерләгез!

1 октябрьдән янгынга каршы режим кагыйдәләренә кайбер үзгәрешләр көченә керде

Яңа закон нигезендә фатир балконнарында һәм лоджияләрендә, тулай торак бүлмәләрендә һәм кунакханә номерларында ачык утны куллану тыела. Ял оешмалары җитәкчеләрен тамашачыларга янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре турында хәбәр итәргә мәҗбүр иттеләр. Сеанслар башланыр алдыннан кинозалларда  янгын вакытында нишләргә кирәклеге турында видеосюжетларны мотлак күрсәтү кертелә. Моннан тыш, тамашачыларга эвакуация юллары һәм чыгу юнәлешләре, шулай ук беренчел янгын сүндерү чараларының кайда урнашуы турында сөйләячәкләр. 

Үзгәрешләр, шулай ук, сәүдә объектларында һәм медицина оешмаларында янгын хәвефсезлеген тәэмин итүгә дә кагыла. Әйтик, балалар һәм авыр чирлеләр өчен дәваханә палаталары нигездә беренче катта урнашачак.
 Балконда тәмәке тартуга килгәндә, бу хакта сүзләр күп булды. Кемдер “тыела”, кемдер “юк” ди. Тәмәжникләрнең бу законга каршы икәнен сөйләп торасы да юк. Алар закон тәмәке тартучы уннарча миллион русиялене дискриминацияләү булып тора, участок инспекторлары өчен артык эш, алар хәзер “акылдан шашкан” әбиләрнең донослары белән баш катырырга тиеш, дигән фикердә.
Шулай да Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 1 октябрьдән  торак йортлардагы фатирлар балконнарында һәм лоджияләрендә тәмәке тартуны тыюны рәсми раслады. Әгәр дә бу таләпне үтәмисез икән, 3  мең сум штраф салачаклар!

Шул ук вакытта...
Балалары тәмәке тарткан ата-аналар өчен җаваплылык кертергә мөмкиннәр. Бу кисәтү, штраф яисә берничә тәүлеккә кулга алу булачак. Шушы хакта хокук бозуларны кисәтү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышы протоколында язылган.
Әлеге чара ата-аналарга гына түгел, үсмерләрнең  башка законлы вәкилләренә дә кагылырга мөмкин.  Документка эчке эшләр министры Владимир Колокольцев кул куйган.

Фото: pixabay.com

Автор: Резеда ГАЛИКӘЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: