Әлмәт таңнары

“Алтын алмалар турында әкиятләр” паблик-арт-программасы кабат үзенә дәшә

Әлмәтлеләрнең күп санлы сораулары буенча ял көннәрендә «Алтын алмалар турындагы әкият» паблик-арт программасы кысаларында бушлай экскурсия үткәреләчәк.

16 ноябрь көне әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын  җәяүле экскурсиягә чакыралар.

Җыелу урыны -Герцен урамы, 90 нчы йорт. Экскурсия 14.00 сәгатьтә башлана.

Паблик-арт программасының яңа маршруты табигатьнең локаль образлары белән бәйле һәм ул төбәкнең үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында сөйли. Катнашучылар муралларны ясау барышында   рәссамнарны рухландырган бай тарихлы төбәгебезнең мифларлары һәм легендалары белән таныша алачак.

Экскурсия сәгать ярым дәвам итәчәк.

Проект «Татнефть» компаниясе инициативасы белән Санкт-Петербургтан стрит-артны тикшеренүләр институты белән берлектә тормышка ашырыла.

Барлык чараларда бушлай катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү сорала: https://pablik-art-programma-skaz.timepad.ru/event/1085234/

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: