Әлмәт таңнары

“Алтын алмалар турында әкият" иҗади чаралар уздыруны тәмамлый

Бу ялларда Әлмәттә “Алтын алмалар турында әкият” паблик-арт программасы кысаларында уздырылган чараларның соңгысы була.

Программа:

15 сентябрь сәгать 15:00 дә “Кванториум” балалар технопаркында Уфадан килгән кунак Айрат Хисмәтуллин әлмәтлеләр өчен “Заманча каллиграфия – татар сәнгатенең яңа тормышы” дигән мастер-класс уздырачак.

16 сентябрь  сәгать 15:00 дә “Кванториум” балалар технопаркында “Алтын алмалар турында әкият” паблик-арт программасының кураторы Анна Нистратова белән очрашу оештырылачак.

Шулай ук 15 һәм 16 сентябрь көннәрендә сәгать 12.00 дә Ленин урамы, 32 нче йорт адресы буенча "Алтын алмалар турында әкият” маршруты буенча велоэкскурсиягә теләгән һәркем кушыла ала.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: