Әлмәт таңнары

Алсуның кызы Микелла Абрамова "Голос. Дети" проектында катнашмады

"Голос. Дети" проектында барысы да җиңде

Ләкин Алсуның кызы Микелла Абрамова анда катнашмады.

Әмма ул барыбер җиңүчеләр арасында аталды.

Әлеге проект шау-шу белән тәмамланган иде. Микелла 56 проценттан артыграк тавыш җыеп, җиңүче дип танылды. Ләкин күп кешедә бу кадәр күп тавыш шик тудырды һәм оештыручылар әлеге процессны тикшерергә булды. Чыннан да, Микелланың бик үк гадел булмаган юл белән җиңүе ачыкланды һәм конкурс финалын яңадан үткәрергә карар ителде.

Финалда балалар үзләре дә, бергәләп тә җырлады. Аларның остазлары экран аша хәерле юл теләде.

Чара көтелмәгәнчә тәмамланды. "Беренче канал"ның генеральный директоры Константин Эрнст катнашучыларның барысын да җиңүче дип атады һәм махсус сыннарны тапшырды. Шулай ук, һәр бала 1 миллион сум акча алды.

Менә шундый хәлләр! Моннан да яхшырак финал була да алмый!

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: