Әлмәт таңнары

Алина Загитованың бер сере ачылды

Бу сер белән Тутберидзеның элекке тәрбияләнүчесе бүлешкән.

Россия фигуристы Анастасия Тараканова Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың уңышка ирешү серен ачкан. Билгеле булуынча, Анастасия элек үзе дә Этери Тутберидзе командасында шөгыльләнә иде. Бу хакта "Sport24" интернет гәзите яза.

Анастасия Тараканова фикере буенча, Заһитова “дөньяны үзенчә күрә һәм аңа үз карашы бар”, бу аңа хаталарсыз шуарга ярдәм итә. Спортчы билгеләвенчә, Алинәдә, уңышсызлыктан соң “барлык титулларны җыярга” ярдәм иткән, “эчке үзәк” бар.

— Мин аның белән бергә шудым һәм Олимпиадага ничек әзерләнгәнен күрдем. Бу, әлбәттә, искиткеч иде, — ди Анастасия.

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: