Әлмәт таңнары

"Алга!" дигән мобиль кушымтасын ясаучы Ринат Галимов Татарстанда грант отты

Татар теленә өйрәтә торган ресурста тиздән яңа мөмкинлекләр, танышулар, татар теле курслары "юлкүрсәткече" барлыкка киләчәк.

Томск шәһәрендә яшәүче Ринат Галимов үзенең "Алга! Татар телен өйрәнәбез" мобиль кушымтасын үстерү өчен "Татнефть" кампаниясе грантын отты. Программист егет "Татар-информ"га сөйләгәнчә, ул киләчәктә бу мобиль кушымтаны татар яшьләренә милли мәдәният белән танышу, аралашу ресурсы итеп күзаллый.

Ринатка 34 яшь, ул программист булып эшли. Хезмәт урынында аның идеяләрен һәм проектларын хуплыйлар. Бу проектны башлагач та күп кенә кешеләр, галимнәр ярдәм кулы сузган.

Туган тел, мәдәният, милли мохит проблемалары Ринатны моннан алты еллар элек борчый башлаган. "Көннәрдән бер көнне татарчаны бик начар белүемне аңладым. Əби-бабайларымның авылы - Кемерово өлкәсендәге Сарсаз авылы да татар теленнән ераклашып барганын күрдем. Томскида урамда татарча сөйләшергә ояла идем", - дип сөйләде ул.

Аңарда татарлар тормышына кызыксыну уяна. Татарстан хәбәрләрен күзәтеп бара. Мәктәпләрдә татар телен укытуга каршы чыгышларны ишеткәч, бу хәл бик нык тәэсир итә. "Нәрсә дә булса эшләргә кирәк дип уйладым. Бик рәнҗедем: мин, ниһаять, татар телен өйрәнергә тотынган вакытта, җәмгыятьтә аны кире кагарга теләделәр. Мобиль кушымта ясау идеясе шулай туды", - ди ул.

Мобиль кушымта үткән елның көзендә пәйда булды. Башта анда русча сүзләр һәм аларның татарчага тәрҗемәсе генә иде. Аннан соң аудио, уен рәвешендәге биремнәр, башка кулланучыларны да чакырып, тел белемендә "дуэльләр" өстәлә.

Хәзер программист егет уен-тест рәвешендә танылган татар шәхесләре, шулай ук дөньядагы татар теле курслары турында юлкүрсәткеч урнаштырырга планлаштыра. "Миңа төрле төбәкләрдән татар телен кайда өйрәнеп була икән дип сорап язалар. Шуңа күрә дөньяда кайсы шәһәрләрдә татар теле курслары оештырылганы турында мәгълүмат тупларга телим", - диде Ринат Галимов.

Тагын бер планы - танышулар почмагы булдыру. Татар телен өйрәнүчеләр бер-берсе белән таныша, аралаша алачак.

Ринат проектта ярдәм иткән барча кешегә рәхмәт әйтә. Казан, Уфа, Санкт-Петербург, Кемерово, Томскидан ярдәм итеп торалар. Марат Локманов, Əлфия Хафизова, Дамир Уразаев һәм башка күп кенә кешеләрне санап үтә.

"Мин "Татнефть" компаниясенә рәхмәтле. Гадәттә грантларны Татарстан территориясендәге проектларга бирәләр. Бу очракта алар "Алга! Изучаем татарский язык" проектын бик мөһим дип әйтте. Беренче эш итеп, дизайнны яңартырга кирәк. Казаннан Илдар Əюпов белән хезмәттәшлек итәргә планнар бар", - диде программист.

Фото: Лилия Гадельшина

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: