Әлмәт таңнары

Альбина Мөхәммәтҗанованы үтерүче тотылды

Мәскәү тикшерүчеләре 23 яшьлек стюардесса Альбина Мөхәммәтҗанованы буып үтергән кешене тапканнар.

Ул Мәскәүдә яшәүче 25 яшьлек Никита Денин исемле егет булып чыга. Мондый адымга бару сәбәбен ул көнләүдән дип аңлаткан. «Кичен матур гына утырдык, бар да яхшы булды. Төнлә сөйгәнемнең телефонын ачып карарга булдым һәм анда аның чит егетләр белән язышканын белдем. Ачуымны баса алмыйча, аңа ташландым һәм үз-үземне белештермичә, буып үтергәнмен», — дип ачыктан-ачык сөйләп биргән ул.

Егет кулга алынган һәм әлегә сорау алу, тикшерү эшләре бара, дип яза "Татар тудей".

Яр Чаллы кызы Альбина Мөхәммәтҗанованың үле гәүдәсен 10 июль көнне иртән Мәскәүнең «Внуково-Вилладж» кунакханәсендә табалар. Монда ул егет белән урнашкан. Тикшерүчеләр фаразлавынча, бергә кергән егет аны буып үтергән. Кунакханә хезмәткәрләре әйтүенчә, ул номерда яшәүне тагын бер көнгә озайткан да, тыныч кына чыгып киткән. Кызның гәүдәсен кунакханә җыештыручысы икенче көнне иртән сәгать 7.30 кереп таба. Ул киенгән килеш ваннада яткан була...

Фото: "Татар тудей"

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: