Әлмәт таңнары

Акча кем кулында булырга тиеш?

Үзенең “Инстаграм”ында “Татар малай” (Ринат Галиәхмәтов) әнә шундый сорау күтәрде. “Безнең гаилә бюджетын мин алып барам, – дигән ул. – Минемчә, хатын-кыз акча турында уйларга тиеш түгел. Эшләгән акчасын үзенә җиткерсә, мин бәхетле. Квартплата, ипотека, интернет, салым һәм башка квитанцияләрне беркайчан күрсәтмим дә, түләттермим дә. Барлык ирләр дә акча җаваплылыгын үзләренә алырга тиеш дигән фикердә торам. Ә сезнең өйдә кем банкир?

Әлфия Галиәхмәтова (“Татар малай”ның әнисе):
– Акча белән мин идарә итәм. Ләкин әтиең беркайчан да акчасыз йөрми.

Әлфирә:
–150 процентка ышанып әйтә алам – финанс белән ир кеше идарә иткән очракта, берникадәр вакыттан соң ул үзенә сөяркә табачак.

Альмира:
– Бездә, киресенчә, исәп-хисап миндә. Ирем акча гына алып кайтып бирә. Хатын-кыз шулай ук түләүләрдә катнашырга, уртак бюджет булырга тиеш.

Альбина:
– Бөтен кешенең дә ирләре шундый булсын иде әле! Минем юлыма гел альфонслар гына очрап тора. Гаиләне тәэмин итәргә теләмиләр, паспортта мөһер теләмиләр, ә аларга бала кирәк. Шуңа кулымны селтәдем дә ипотека алдым. Бөтен чыгымнарымны да үзем түләп барам. Әнигә дә: “Горур килеш ялгызлыкта үлсәм үләм, ләкин кем туры килде – шуны тәэмин итеп яшәмәячәкмен, никахсыз бала тапмаячакмын”, – дидем. 

Ландыш:
– Акчаны ирем эшли, түләүләрне интернет аша мин түлим. Мин эшләгән акча кая китәдер, белмим...

Нурзидә:
– Хөрмәтле хатын-кызлар! Алай үзегез эшләгән акчаны үзегез генә тоткач, сездә гаилә дигән уй юк инде. Алайса нигә кияүгә чыгып торырга иде? Яшәргә иде ялгыз гына. Ә инде кияүгә чыккансыз икән, һәрбер нәрсә уртак булырга тиеш. Түләве дә, ашавы да, яшәве дә. Сез ирләргә спонсор итеп кенә карамагыз!

Раилә:
– Эш кем түләүдә, эшләүдә түгел. Килешеп, аңлашып, бер-береңне алдамыйча, ышанып яшәүдә! Шулай да акча санаганны ярата, кем кулында булса да. 

Алинә:
– Өч елдан артык декретта утырам. Түләүләрне ирем түли, ашата, киендерә. Ләкин минем декрет акчасы да йә азык-төлек алырга, кайчагында балалар бакчасына түләргә дә тотыла. Шулай күңелем тыныч. Үземә акча күп кирәкми. Мисс-ледилар кебек ай саен матурлык салоннарына йөрүчеләрдән түгелмен. Ул яктан ирем уңды. Шуңа да карамастан, “моны ал, тегене ал үзеңә” дип кибеткә куа. Аерылышканнан соң, ире эшләп тапкан ярты мал-мөлкәтне үзләренә калдырган хатын-кызларны, гомумән, аңламыйм. 

Наҗия:
– Башта хезмәт хакын алып кайтып бирәләр дә, аннары “моңа кирәк, тегеңә кирәк” дип алып бетерәләр. Соңыннан Берлинны алган кебек, күкрәк киереп, “мин хатынга бөтен хезмәт хакын тиененә кадәр кайтарып бирәм” дип сөйләнәләр. Шулай түгелмени? Барысы да димим, ләкин күпчелеге шулай.

 

Автор: Нәзилә Хуҗина

http://akcharlak.com

Фото: https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: