Әлмәт таңнары

Агуланган бала видеосы әлмәтлеләрне шок хәлендә калдырды

12 декабрьдә социаль челтәрләргә мониторинг уздыру барышында фаразлар буенча тәмәкесез никотин катнашмасы белән агуланган бала төшерелгән видеоязма ачыклана.

 

Социаль челтәрләрдән файдаланучыларның күбесе бала Әлмәттә яши һәм шәһәрнең бер мәктәбендә укый дигән нәтиҗә ясый. 

Әлеге факт буенча хокук саклау органнары тикшерү үткәрә. Фаразлар расланмый, видеодагы бала Әлмәтнеке түгел. Шәһәрнең медицина учреждениеләренә тәмәкесез никотин катнашмасы белән агулану билгеләре булган бала китерелмәгән. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Дәүләт Думасы депутатлары парламентның түбән палатасына никотин яки аның катнашмалары белән сәүдә итүне тыю турында закон проекты кертте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: