Әлмәт таңнары

Агач кашыксыз булмый икән!

Ризыкны табынга чыгаруның үз тәртибе бар.

Аш бүлмәсен яратмаган хатын-кыз бар микән дөньяда? Юктыр, әлбәттә.
Аны һәр хуҗабикә үзенчә “кора”, җиһазларны, савыт-сабаларны да үзе теләгәнчә урнаштыра. Яхшы хуҗабикәнең аш бүлмәсендә артык әйбер булмый, кирәкле җиһазлар һәм савыт-саба гына була.

Шулай ук пешкән ризыкларны табынга чыгару өчен махсус савыт-саба тоту да бик мөһим. Мәсәлән, ашлар табынга фарфор савытта чыгарыла, гөбәдия һәм башка төрле бәлешләр — зур түгәрәк савытта, йорт кошлары — озынча савытта, ә чәк-чәк кебек чәй ризыклары — вазаларда.

Катык, сөзмә исә касәгә салып бирелә. Әлбәттә, монда агач кашыксыз булмый.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: