Әлмәт таңнары

Агач бита белән коралланып һөҗүм ясаган яшүсмерләрне хөкем итәләр

Әлмәт прокуратурасы ике яшүсмергә карата гаепләү карарын раслады.

Узган елның ноябрендә  алар агач бита һәм борычлы баллон белән коралланып, узып баручы берәүгә һөҗүм итәләр һәм аны кыйнап, телефоны белән акчасын талыйлар. Шуннан соң җинаятьчеләр зыян күрүченең автомобиленә хуҗа булып ала. Мобиль кушымталарның парольләрен әйттергәнче, алар машина хуҗасын машинадан чыгармый тота.

Соңрак алар зыян күрүченең банк хисабыннан 145 мең сум акча урлыйлар. Моннан тыш,  узган елның сентябрь аенда яшүсмерләрнең берсе бер фатирга ремонт  ясаган була. Әлеге фатирдан ул 16 мең сумлык төзелеш кораллары һәм компьютер техникасын урлап алып чыгып китәнлеге дә ачыклана.

Реклама

 Яшьләр үз гаепләрен өлешчә таныган. Хәзер алар сак астында. Җинаять эше материаллары судка тапшырылды, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.

 

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: