Әлмәт таңнары

90 яшендә дә кыйбласына тугры

Узган гасыр тарихи вакыйгаларга бай. Ниһаять, ислам дине торгызыла, мәчетләр төзелә, гореф-гадәтләр кайтарыла, дини гыйлемгә сусаган кешеләр ачыктан-ачык мәчет-мәдрәсәләрдә сабак ала, намазга йөри башлый. 90 яшенә якынлашкан Мәхмүт бабай Вәлиев һава торышының нинди булуына карамастан, һәркөнне беренче мәхәлләгә юл тота. Өч яшеннән бирле бер көн дә намазын калдырмый әлеге гыйбрәтле язмыш иясе.

Иске Әлмәттәге беренче мәхәлләгә 1976 елда нигез салына. Аңа кадәр биредә кечкенә генә йорт була. Мәхмүт ага шунда бабайлар белән намазга йөри. Күренекле мөселман эшлеклесе, 1992 елда Татарстанның баш мөхтәсибе, аннан баш казые итеп сайланган Габделхак хәзрәт Саматов та әлеге мәчеттә имам булып торган.

- Мине әби-бабаем өч яшемдә намаз укырга өйрәттеләр. Әти-әни дә дин юлында иде. Габделхак Саматов безне нык гыйлемле итте. Ислам шәригатен төннең яртысына кадәр утырып өйрәнә идем. Корьән укырга өйрәнгәч, тотлыгуым да беткәндәй булды. Хаҗга барганда да Габделхак хәзрәт барысын да аңлатып озатты, – дип искә алды ул елларны Мәхмүт ага.

Мәхәллә имамы Нияз хәзрәт Минсабиров әйтүенчә, изге җанлы берәве сәдака итеп 1 миллион сум акча биргән. Шулай итеп, халык ярдәме белән бүген биредә бүлмәләр саны арткан. Сүз уңаенда, төзелеш оешмасына 4 миллионлап бурыч тупланса да, эш туктамый. Хәзер беренче һәм икенче катларда берьюлы берничә сыйныфны укытырга мөмкинлек туган. Ифтарлар, балалар өчен лагерь да оештырыла. Корьән укырга, гарәп теле өйрәнә торган аерым-аерым сыйныфлар ясалган. Дәресләргә тулаем 100 дән артык кеше йөри.

- Моңарчы яше зур булса да, Мәхмүт бабай биш вакыт намазга килә иде. Кулында һәрчак тәфсир булыр. Һаман да гыйлем алуын дәвам итә. Хәзер өйләне дә, җомганы да калдырмый, кышын икендегә дә кала. Аны биредә хөрмәт итәләр, яраталар. Безнең аксакал ул, - диде Нияз хәзрәт.

Мәхмүт ага Сөләйманова урамында ук яши булып чыкты. Әле бит аның автобус тукталышыннан соң да атлыйсы байтак. Ләкин бабабыз һич кенә дә зарланмый, киресенчә, иман йортлары булуга шатлана гына. Авыр елларда динне тыюларына түзә алмыйча, качып-посып намаз укудан арып, Вәлиевләр гаиләсе Украина якларына чыгып китә. Бөек Ватан сугышы елларын шунда уздыралар.

- Ашарга юк иде, без, балалар, урамда немецларның аяк киемен чистартып ризык теләнә идек, әтине эшкә куалар иде, нык авырлыклар күрдек, ләкин намаз укуны ташламадык, - ди ул.

Бәхет һәм тыныч тормыш табылмагач, ишле гаилә кабат туган якларына юл тота. Мәхмүт армия хезмәтеннән инвалид булып кайта. Хезмәтнең дә авырын сайлый - Әлмәттә 1 нче технологик транспорт

идарәсендә 30 ел эретеп ябыштыручы булып эшли. Бу чорда да кыйбласына тугрылык саклый. Әлегә кадәр уразаларны да тотып барган ул.

Тормышында кызыклы мизгелләр дә булган. Мәсәлән, Әлмәткә 80 нче елларда Пакистаннан делегация килгәч, ул гарәп теленнән тәрҗемәче ролен үти.

- Бүгенге заманага шөкер итеп яшим. Элек мәчеткә дүрт бабай йөри иде. Безгә сездән соң җеназа укырга да кеше калмас инде дияләр иде. Хәзер җомга намазларында кайчакларда басарга урын да булмый. Җеназа дигәннән, мин зиратка барып, сәдака җыеп йөрүне бер дә өнәмим. Туганнарының болай да авыр чагы, шундый чорда нәрсәдер өмет итеп тору - начар әйбер, - дип фикерләре белән уртаклашты аксакал.

Мәхмүт аганың шифаханәләргә барганы юк икән. Аның өчен мәчет – савыктыру урыны.

 

Мәхмүт Вәлиевтән озак яшәү сере:

· Кеше белән күп сөйләшергә ярамый. Күп сүз – юк сүз.

· Сәламәт буласың килсә, аз ашарга, күп хәрәкәтләнергә кирәк.

· Дини гыйлемне балачактан ук алу хәерлерәк.

· Тормышның кадерен белү, дөньяны аңлау өчен кеше авырлык күрергә тиеш.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: