Әлмәт таңнары

85 яшьтән узган пенсионерларның шәхесләрен тикшерәчәкләр

Россия Пенсия фонды мәрхүм пенсионер туганы өчен гаилә әгъзаларының законсыз рәвештә акча алу очракларын ачыклаган.

Россия Пенсия фонды үлгән пенсионер туганы өчен гаилә әгъзалары тарафыннан законсыз пенсия бирү очракларын булдырмау максатыннан 85 яшьтән узган барлык пенсия алучыларны тикшерәчәк. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Фонд хезмәткәрләре үзләре әлеге категория гражданнарның өйләренә йөри һәм аларга шәхесне раслау өчен Россия Пенсия фондының клиент хезмәтләренә үзләре мөрәҗәгать итү таләп ителми. Хезмәткәр пенсионер белән очраша алмаган очракта, почта тартмасында адресатка белешмәлек һәм шәхесне раслау кирәклеге турында хәбәр калдыра», — диде Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина

 

Декабрь дәвамында Пенсия фонды хезмәткәрләре шәхесне раслау, мәгълүматларны актуальләштерү һәм артык пенсия түләүне булдырмау максаты белән пенсионерлар яши торган йортларны шәхсән үзләре йөреп чыгачак.

Фото: архив/Абдулл Фархан

Чыганак: tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: