Әлмәт таңнары

77 әлмәтлегә 10 мең акча биргәннәр

Россия Пенсия фондының Әлмәт идарәсе Россия Президенты В.В. Путинның Указы нигезендә Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм катнашучыларына бер тапкыр бирелә торган түләүләрне гамәлгә ашыра.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан булган 10000 сум күләмендәге әлеге түләүләр Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга агымдагы елның маенда пенсия һәм башка социаль түләүләр белән бергә биреләчәк. Әлмәт районында әлеге түләүләрне 77 кеше ала.

Бер тапкыр бирелә торган бу түләүне  алу өчен Пенсия фондының территориаль органына махсус мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Түләү Пенсия фондының территориаль органы карамагында булган мәгълүматлар нигезендә гариза язмыйча башкарыла.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: