Әлмәт таңнары

75 яшьлек әбисен кыйнап үтергән әлмәтлене хөкем иттеләр

Исерек килеш әбисен кыйнап үтергән 26 яшьлек әлмәтлене хөкем иттеләр. Алар арасында низаг агымдагы елның май аенда була.

Исерек ир кызып итеп 75 яшьлек пенсионер ханымның күкрәгенә йодрык белән суга. Алган тән җәрәхәтләреннән  әби үлә.

Шәһәр суды аны “саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китерү" маддәсе нигезендә гаепле дип таный. Ул алты ел катгый режимлы колониягә  хөкем ителә. Хөкем карары законлы көченә кермәгән һәм аңа карата шикаять белдерелергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: