Әлмәт таңнары

65 яшьлек хатын-кыз фатирын сатам дип алданган!

Бүген ул кеше күзенә күренергә дә ояла.

Эш шунда, Хәйбулла районында яшәүче бу апабыз өен сатарга булган. Белдерүне "Авито"га да элгән. Шунда күреп, моңа бер кеше шалтыраткан.
Ул өйне сатып алачагын әйтеп, задаток бирергә теләвен белдергән. Моның өчен әбине банкка килергә үгетләгән һәм анда картасы белән берничә операция эшләткән.

Әбиебез бу иргә тулысынча ышанып, ул кушканнарны үтәгән һәм задаток алу урынына 20 меңеннән колак каккан.

Билгесез кешеләргә ышанмагыз, акча күчермәгез, карта номерыгызны әйтмәгез! Бүген мошенниклар бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр янында бөтерелә. Сак булыгыз!

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: