Әлмәт таңнары

5 яшьлек кызга иптәшләре ут төрткән

Табиблар 5 яшьлек кызның гомере өчен көрәшүен дәвам итә.

Августта кызның гәүдәсенең 75 проценты пешеп, дәваханәгә эләккән иде.
Тикшеренүләр буенча, кыз 9 һәм 11 яшьлек кызлар белән урамга чыккан. Бу бертуган кызлар сабыйның күлмәгенә ут төртә. Бала яна башлагач, кызлар өйләренә йөгерә. Ә 5 яшьлек янган кыз өенә кайткач, аны абыйсы сүндерә.
Табиблар кызны ясалма комага кертеп, тире күчерү буенча берничә операция ясый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: