Реклама
Бу вакытта аның әти-әнисе эштә булган.
Бу җан тетрәткеч хәл Оренбург өлкәсендә булган. 5 һәм 3 яшьлек балалар өйдә үзләре генә калган булган. 5 яшьлеге ни өчендер күтәрмәгә чыккан булган. Әмма яңадан өйгә керә алмаган. Бәләкәй балалар өй ишеген ача алмаган.
Балаларның ата-аналары өйгә кайтуга, сабый авыр хәлдә булган. Арытаба ашыгыч ярдәм машинасын чакыртканнар һәм баланы спирт белән уганнар. Әмма ул дәваханәдә вафат булган.
Фото: pixabay.com