Әлмәт таңнары

260 килограммга кәдәр ябыккан...

Дөньядагы иң юан кеше — Мексикада яшәүче 35 яшьлек Хуан Педро Франко, ниһаять, ябыккан һәм аягына басып, таякка таянып булса да йөри башлаган

Өч ел эчендә ул табиблар ярдәме белән 330 килограммга ябыккан.
Алты яшендә үк Франконың авырлыгы 64 килограмм була, 17 яшендә — 229 килограммга әйләнә. Ул чакта егет юл-транспорт һәлакәтенә очрый һәм бер ел буе урын өстендә ята. Нәтиҗәдә, тиз арада бик күп килограммнар җыя.

2016 елда Франко дөньяда иң юан кеше буларак Гиннесның рекордлар китабына керә. Ул чакта егет 591 килограмм авырлыкта була.
2017 елның ноябрендә хирурглар аның ашказанын ике тапкыр кечерәйтә. Операция алдыннан ул өч ай каты диетада утыра.
Хәзер инде ул ашказанын киметү буенча өч операция кичергән. Бүгенге көндә 35 яшьлек мексикалының авырлыгы 260 килограмм. Аны 95 килограмм артык тире алу буенча яңа операция көтә.

Франко аякларына баса алуына чиксез шатланып: “ Үзең урыныңнан торып, бер стакан су алырга яисә бәдрәфкә бара алу — искиткеч хис”, — дигән.

Фото: life.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: