Әлмәт таңнары

26 май – бердәм алдан тавыш бирү көне

Аны «Бердәм Россия» партиясе үткәрә. Мәгълүм булганча, Татарстан – көз көне сайлаулар үткәреләчәк төбәкләр исәбендә. Республикада яшәүчеләр быел Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаячаклар. Алдан тавыш бирү бүгенге көндә «Бердәм Россия» өчен һәр сайлау кампаниясенә әзерлекнең гадәти бер этабы булып тора. Бу партия уставы таләпләрен үтәү генә түгел, ә сайлаучылар мәнфәгатьләрен якларга әзер торучы, халыкның ышанычын яулый алырлык иң яхшы кандидатларны ачыкларга омтылу да.

22 майда алдан тавыш бирүдә катнашучылар - «Әлмәтнефть» идарәсе начальнигы Ренат Нугайбеков белән Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин булачак сайлаучылары белән очрашты. Өч минутлык чыгышларында кандидатлар үзләре турында сөйләделәр һәм аннары җиде минут дәвамында әлмәтлеләрнең сорауларына җавап бирделәр.

26 майда – бердәм алдан тавыш бирү көнендә Татарстанда дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнарына депутатлыкка кандидатларны сайлап алу буенча алдан тавыш бирү өчен 460 санау участогы ачылачак. Тавыш бирү участоклары иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр эшләячәк. Һәр сайлаучыга икешәр бюллетень бирелә: бер мандатлы округлар буенча һәм бердәм сайлау округы буенча кандидатлар исемлеге белән. Бюллетеньнәрдәге бер, берничә яки барлык кандидатлар өчен дә тавыш бирергә була. Алдан тавыш бирү нәтиҗәләренә карап 2019 елның 8 сентябрендә узачак сайлауларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның ахыргы исемлеге формалаштырылачак.

«Бердәм Россия»дән депутатлык мандатларына дәгъва кылучылар исемлегендә бүген 225 кеше теркәлгән. Болар – сәясәтчеләр, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары нәшатлылары, укытучылар, табиблар, юристлар, эшмәкәрләр, вазифаи затлар. «Бердәм Россия» яңа команда булдыру юлында.

Үзегезгә якын булган участок адресын праймеризның рәсми сайтындагы (pg.er.ru) төп биттән белә аласыз. Моның өчен «Үз участогыңны табарга» дигән бүлектә тору урыныңны: төбәк, муниципаль район, торак пункт, урам исеме, йорт санын тулысынча күрсәтү зарур. Шунда ук сез алдан тавыш бирү барышы һәм теркәлгән кандидатлар турында да җентеклерәк мәгълүмат таба аласыз.

Фото:http://almetievsk-ru.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: