Әлмәт таңнары

21 яшьлек кыз үз әнисен үтергән

Шәһәр прокуратурасы 21 яшьлек әлмәтлегә карата җинаять эше буенча гаепләүне хуплады. Суд аны кеше үтерүдә гаепле дип тапты.

Суд барышында билгеле булганча,  2018 елның 5 ноябрендә әлмәтле өендә аны  мыскыл иткән һәм  өйдән куып чыгарган әнисе белән талаша. Кызып киткән арада ул әнисенә күп тапкыр йодрык белән суга, ә соңыннан пычак белән кадый.  Хатын-кыз алган яралардан шунда ук җан бирә.

Әлмәтле үз гаебен тулысынча таныган. Аңа 5 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде. Җәзаны ул гомуми режимлы төзәтү колониясендә үтәчәк.

Фото:https://pixabay.com/ru/

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: