Әлмәт таңнары

2020 елның төп төсе нинди булачак?

Якынлашып килүче 2020 елның төп төсе зәңгәр булачак, дип белдерде Американың Pantone төс институты. Бу хакта институтның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Классик зәңгәр (палитра төсмере 19-4052) тынычлык һәм ышанычны символлаштыра. «Без ышаныч булмаган чорларда яшибез. Ул даимилек һәм үз-үзеңә ышаныч бирә. Без аңа һәрвакыт таяна алабыз», — дип билгеләп үтте Pantone директоры Леатрис Эйсман.

Экспертлар соңгы трендларны өйрәнгән һәм сайланган төсмер реклама ясаучыларга һәм дизайнерларга тенденция бирәчәк, дип саный. Бу күренеш ел саен күзәтелә: 2019 елның төсе - «тере корал», ә 2018 елда ул «ультрашәмәхә» булган.

Фото:https://pixabay.com/ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: