Әлмәт таңнары

2020 елның хуҗасы кем булачак?

Кабанга алмашка килгәчәк җәнлек нәрсәләр вәгъдә итә?

Реклама

Агымдагы елның хуҗасы — Кабанга алмашка Ак металл күсе киләчәк, диләр. Күселәр йөгерек, җитез һәм тирә-юньгә бик исләре китми торган җәнлек булуы белән аерылып тора. Алар — оптимистлар, шулай да кәбисә елында эшләре гел уңышлы бармас: ак белән кара полосалар бер-берсен алыштырып кына торыр.

Яңа ел бәйрәме турында уйлана башласак, һич тә борчылырга кирәкми. Яңа ел табынына ни телисең, шуны әзерләргә мөмкин, чөнки күселәр барысын да ярата. Бәйрәмне ак, соры яки кара төстәге киемнәр белән каршы алу яхшырак булыр.

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: