Әлмәт таңнары

2 яшьлек малайны ток суккан

Бу коточкыч хәл Башкортстанның Миякә районында булган.

Кичә Миякә районында 2 яшьлек малайны мунчада ток суккан. Бу хакта киңәшмәдә Гадәттән тыш хәлләр буенча республика дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итте.

Әлеге вакытта анда белгечләр вакыйганың сәбәпләрен ачыклый. Баланың әти-әнисе белән табиблар эшли.

- Әлеге вакытта ул реанимациядә бик авыр хәлдә, - диде Фәрит Гомәров.

Фото:https://pixabay.com/ru/

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: