Әлмәт таңнары

102 яшьлек әлмәтле якты киләчәк өчен тавыш бирде

Әлмәттә яшәүче Мәгъсүмә әби Гыйльфанова да бүген ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашты. Аның янына 780 нче сайлау участогыннан комиссия әгъзалары килде.

Озын гомерле әлмәтле 100 яшенә кадәр сайлау участокларына үз аякларында барган. Соңгы ике елда җәяү йөрү авырлык белән бирелгәнгә күрә, ул өендә тавыш бирә. Сугыш, ачлык, ялангачлык, ятимлек ачысы күргән әби үз гомерендә ничәнче тапкыр сайлауларда катнашуын да хәтерләми.

- Әнидән беркайчан да начар сүзләр, тәнкыйть ишеткән юк. Тормыштан һәрчак канәгать булды. Гомер буе эшләде, иртәнге 2 дә ул инде аякта булыр иде. Бүген якты киләчәк өчен тавыш бирәм бип ашкынып тора. Илдәге вазгыятьне белә, сәясәт, депутатлар турында да сораша. Әлмәттә өлкән буынга игътибар зур, җитәкчелеккә чиксез рәхмәтлебез, - диде кызы Мияссәрә апа.

Йөзъяшәр кызының сүзләрен куәтли:

- Дөньялар матур, рәхәтен күреп яшәргә кирәк. Балаларымның имин, җитеш тормышта яшәүләрен телим, шуның өчен тавыш бирдем. Республикабыз чәчәк атсын, җитәкчелек гел кайгыртып тора, рәхмәт аларга – дип теләде ул.

Бүген Әлмәт районында 100 һәм аннан да зуррак 6 кеше гомер кичерә. Иң өлкәненә 106 яшь. Аларның барысы да бүгенге сайлауларда катнаша.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: