Әлмәт таңнары

1 апрельдән социаль пенсияләр артты

1 апрельдән дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр, шул исәптән социаль пенсияләр дә 2 % ка индексацияләнде. Бу 2018 елда пенсионерларның яшәү минимумы арту темпларына туры килә.

Дәүләт пенсия тәэминаты буенча хәрби хезмәткәрләргә, радиацион яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарга, Бөек Ватан сугышында катнашканнарга; «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән гражданнарга, космонавтларга, шулай ук һәлак булган (үлгән) хәрби хезмәткәрләр һәм чернобыльчеләрнең хезмәткә яраксыз гаилә әгъзаларына билгеләнүче пенсияләр артты. 
Шулай ук социаль пенсияләр алучыларга да түләүләр арттырылды. Андыйларга картлык буенча иминият пенсиясенә хокукка ия булырлык эшләмәгән кешеләр, туендыручысын югалткан гражданнар, тома ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар, ата-аналары икесе дә билгесез булган балалар керә. 
Бу очракта индексация пенсионерларның эшләү яки эшләмәвенә карамастан үткәрелә. 
Татарстан Республикасында дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләрнең уртача күләме индексациядән соң 8600 сумнан артык тәшкил итәчәк. 
Элеккечә үк, 2019 елда да айлык кереме пенсионерның яшәү минимумыннан түбән булган пенсионерлар булмаячак. Барлык эшләмәүче пенсионерларга пенсияләрен Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр (ул 8 232 сум тәшкил итә) җиткерүче федераль социаль өстәмә түләнәчәк. Әлеге сумма Пенсия фонды линиясе буенча билгеләнгән пенсия күләменә социаль яклау линиясе буенча социаль түләүләрне кушканнан соң килеп чыга. 

ПФРның электрон дәүләт хезмәтләре һәм сервисларыннан https://es.pfrf.ru сайтында гражданинның шәхси кабинеты аша файдалана аласыз. 


ПФРның кайнар линиясе - 8-800-600-44-44
Идарәнең кайнар линия телефоны 074 
Белешмәләр өчен телефон: 32-18-15. 
 

Фото:https://pixabay.com

Пенсия фондының Әлмәттәге идарәсе

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: