Зыян күргән машина эчендә өч бала булган
Казанда юл чатларының берсендә авария була. Fiat автомобиленә Chevrolet кроссоверы килеп бәрелә.
Зыян күргән машина салонында өч бала, руль артында хатын-кыз була. Бәхеткә, аларга зыян килми. Авариядә Chevrolet шоферы гаепле, чөнки ул юл чатында Fiat маневрны тәмамлаганнан соң гына кузгалырга тиеш була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа