Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зыян күрүчеләр ризасызлык белдерә

1 нче мәктәпнең актлар залында язгы ташу вакытында су басулардан зыян күрүчеләр белән очрашу уздырылды.

МЧСның Әлмәт муниципаль районындагы идарәсе начальнигы Валерий Грезнев тагын бер кат су басуның сәбәбен аңлатты. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Сергей Дудкин матди ярдәмнең хөкүмәт карарына таянып күрсәтелүен җиткерде, сорауларга җавап бирде. Зыян күрүчеләр үз чиратында компенсация күләменә ризасызлык белдерделәр. Йортларда теркәлмәгән милекчеләр дә матди ярдәм күрсәтүләрен таләп иттеләр. Җыелыш барышында яшәүчеләр мәнфәгатьләрен муниципаль һәм дәүләт власте органнарына җиткерү өчен инициатив төркем төзү һәм депутатларга, шәһәр предприятиеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү турындагы карарга килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса